Кызлар, түбәндәге үзенчәлекләргә игътибар итегез! Кызганычка каршы, һәрвакыт дөресен генә сөйләп булмый. Нәрсәдер өчен алдарга туры килгән чаклар да бар. Изге ният белән алдауга күз йомарга кирәклеген дә беләбез, ә ялганлау ешайса нишләргә? Белгечләр, ир-егетләрнең алдавын белү авыр түгел, ди.
1. Гадәти сөйләшү вакытында кешенең хисләре йөзендә ким дигәндә 5 секунд саен үзгәрә. Әгәр ир-егет озак вакыт елмаеп тора икән, димәк, ялганлавын яшәрергә тырыша.
2. Борынын еш сөртә. Кечкенә балаларның ялганлаганда авызын тотуын күргәнегез бардыр. Ә өлкән кешегә бу килешми. Шулай да үзе дә сизмәстән ул ялганлаганда авыз тирәсенә кагыла.
3. Гадәттә, ир-егетләр сөйләшкәндә үзен тыныч тота, күзләрен сирәк йома. Ә ялганлаганда бер аска, бер өскә игътибарын юнәлтә, күзләрен еш йомып ала.
4. Ир-егетләр алдашканда сирәк күзгә карый. Моны үтенгән очракта да алар күзгә түгел, ике күз арасына яисә маңгайга карап ала.
5. Билгеле булуынча, ир-егетләрнең тән тиресе хатын-кызныкыннан калынрак. Кызлар бик тиз кызарса, егетләр, гадәттә, өшегәнлектән түгел, алдашканда кызара икән.