Башка хатын тапкан микән?
Мәгълүм булуынча, Анастасиянең ире Петр Чернышов элек фигуралы шуу спорты белән шөгыльләнгән. Күптән түгел аның элекке партнеры Наоми Ланг Интернет челтәренә ир белән фотолар урнаштырган һәм алар астына "Мин фигуралы шуу спортын һәм партнерымны сагынам", дип язган.
Арытаба аларны бергә АКШта күргәннәр, дигән имеш-мимешләр турында да ишетелде. Шулай ук, Наоми Ланг якын арада ире белән аерылышачагын белдергән.
Шуңардан чыгып, Анастасиянең җанатарлары ире икенче хатын янына китүе турында яза башлады. Беренчел мәгълүматлар буенча, ирнең Заворотнюкны дәвалар өчен башкача акча бирәсе килми. Әмма Петр үзе партнерының язмасы турында берни әйтми.
Әйтергә кирәк, Настя белән Петр күп еллар дәвамында бәхетле тормыш көтте. 2018 елда аларның кызлары Мила туды. Бәлки, Интернет челтәрендә булган фикерләр, сүзләр дөреслеккә дә туры килмидер...