+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
6 февраль 2020, 11:15

Чит илләрдән дә заказлар килә

9 яшьлек малай, 50гә якын картина ясап, урамда калган хайваннарга ярдәм иткән.

9 яшьлек малай, 50гә якын картина ясап, урамда калган хайваннарга ярдәм иткән.

Түбән Новгород өлкәсенең Арзамас шәһәрендә яшәүче 9 яшьлек Павел Абрамов бу якларда бик сәләтле бала буларак танылган. Ул - искиткеч оста рәссам: эт-песиләрнең портретларын ясый.

Павел дүртаяклы дуслары язмышына да битараф түгел, аларга кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Шуңа да ул эше өчен түләүне акчалата түгел, ә приютта асралучы хайваннар өчен кирәкле әйберләр белән ала. Приютка хайваннар өчен ярдәм итү идеясе анда бер елдан артык элек туган.

Павел инде 50гә якын портрет ясаган, алар өчен кешеләр приютта тәрбияләнүче хайваннарга кирәкле азык-төлек, медикаментлар һәм көнкүреш кирәк-яраклары белән исәпләшкән.

«Без бернинди реклама да бирмибез. Кешеләр безне, нигездә, танышлар аша таба. Йорт хайваннарының портретларына заказ бирәләр. Ә без, приютка шалтыратып, аларга нәрсә кирәклеген сорыйбыз. Анда, мәсәлән, ботка өчен ярма, дип җавап бирәләр. Бу — картинага бәя. Без беркайчан да күләмен сорамыйбыз. Һәркем күпме тели, шулкадәр китерә", - ди Екатерина Абрамова.

Хәзергә заказлар кабул итү вакытлыча туктатылган, чөнки Павелга 200гә якын рәсем төшерергә кирәк. Быел сәләтле малай сәнгать мәктәбенә укырга керергә җыена. Әмма үзе курчалаган дүртаяклы дусларын ярдәменнән ташламаячак.

Фото:nat-geo.ru
Читайте нас