Былтыр октябрьдә ике улы белән югалган 37 яшьлек Артем Мазов турында берәр яңалык юкмы?
"Комсомолка" аның хатыны Эльмира Мазова белән элемтәгә кергән.
- Яңалыклар юк, мин ничек тә булса яшәргә һәм эшләргә тырышам, рәхмәт сезгә, - дигән Эльмира. - Узган атнада тикшерүчегә шалтыраттым, ул, барысы да элеккечә, дип әйтте.
Хатын сүзләренә караганда, хәзер эзләү эшләре алып барылмый, тик ул тикшерүчеләрдән иренең кесә телефоны кайдалыгы урынын тагын бер кабат тикшереп карауларын үтенгән. Ул биллинг ярдәмендә югалганнарның соңгы урынын билгели алырлар дип өметләнә.
- Биллингны шушы көннәрдә ясыйлар. Нәтиҗәләр көтәм, - ди Эльмира.