+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
6 февраль 2020, 11:25

Төркиядә я кар ишелә, я самолет мәтәлә...

Бу илдә бүген фаҗига артыннан фаҗига...

Бу илдә бүген фаҗига артыннан фаҗига...

Кичә Истанбул аэропортында 171 кеше утырган самолет начар һава шартлары нәтиҗәсендә 30 метр биеклектән килеп төшеп, өч өлешкә бүленгән иде. Анда өч кеше һәлак булган, 120се зыян күргән.
Тагы да бу илдә кар өеме ишелү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 38 кешегә җиткән. Илле өч кеше яраланган. Һәлакәт районында коткару эшләре бара.

NTV телеканалы мәгълүматлары буенча, төбәктә шартлатулар ярдәмендә ясалма лавиналар булдырылачак.

Элегрәк кар өеме пассажирлар утырган микроавтобуска төшкән. Аларга ярдәмгә 300 коткаручы килгән. Алар утырып килгән биш машинаны... икенче кар өеме баскан.
Фото: Anadolu
Читайте нас