Көтәргә күп калмады инде. Яз кайчан килер? Бу сорау күпләрне кызыксындыра да инде.
Кайберләр хәтта, кыш җылы булганлыктан, яз соңга калачак, дип тә фаразлый.
Белгечләр әйтүенчә, март башында ук республикада җылы һава торышы көтелә. 27 февральдә үк термометрлар +1 градусны күрсәтәчәк, ә 4 мартта дүрт градус җылы булачак.
Билгеле булуынча, моннан соң һава температурасы башкача нольдән түбәнгә төшмәячәк. Әмма март башында яңгыр, кар күпләп явачак.