Танылган актер Джеки Чан коронавирустан дару уйлап тапкан кешегә бер миллион юань (безнең акча белән тугыз миллион сумнан артык) түләячәк.
Кино йолдызы мондый бүләк препаратның барлыкка килүен тизләтер дигән өметтә. Бу хакта ntv.ru сайты хәбәр итә.
"Бу көннәрдә мин, чыннан да, вируска каршы көрәштә кешеләрнең кыюлыгына һәм үҗәтлегенә сокланам. Кешеләргә битлек, саклык киемнәрен тараттырам һәм даими рәвештә башка тарафлардан ярдәм китерү ысулларын эзлим, профилактика һәм контроль турында белемнәремне яңартам", — дип әйткән актер.
Джеки Чан "Weibo" социаль челтәрендәге үз битендә коронавирус белән көрәштә "барысына да әзер" булуын язган. Актер теләсә кайсы галимгә яисә белгечләр төркеменә, алар нинди илдә тикшеренүләр алып баруга карамастан, акчалата бүләк бирергә вәгъдә итә.
"Бу күп акча түгел. Киләчәктә әйләнә-тирәдә буш урамнарны күрәсем килми. Мин тормыштан ләззәт алырга, яраткан кешеләрне күрергә телим", — дип язган актер.
Соңгы мәгълүматлар буенча, дөньяда коронавирусның яңа тибын 40 меңнән артык кеше йоктырган. Меңгә якын кеше һәлак булган, 2400 пациент савыккан.