+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
13 февраль 2020, 12:40

Комарлы уен - наркотик!

Салават шәһәрендә яшүче ир, спорт матчларына ставкалар куеп, гаиләсенең барлык акчасын оттырган.

Салават шәһәрендә яшүче ир, спорт матчларына ставкалар куеп, гаиләсенең барлык акчасын оттырган.

Моның турында аның хатыны Интернет челтәрендә язган.

"Кызлар, әйтегезче, сезнең ирләрегез дә ставкалар куямы ул? Минеке кичә чираттагы хезмәт хакымны оттырган. Үзе беркайда да эшләми, куып та чыгарып булмый, чөнки фатир аның исеменә язылган. Әлбәттә, кайбер чакта зур акча да отканы булды. Әмма соңгы вакытта аңа бәхет елмаймый.

Нигә шул букмейкер контораларын япмыйлар икән?! Хәзер бит ул ставканы куяр өчен өйдән дә чыгарга кирәкми. Кесә телефоныннан кушымта ярдәмендә генә эшләп була. Хәзер улыбызны да шуңа өйрәтә башлады. Ни эшләргә дә белмим. Берәр киңәш бирегез әле!" - дип язган ул социаль челтәрдәге бер төркемдә.

Дуслар, сез бу хатынга һәм шундый авырулардан җәфаланучыларга нинди киңәш бирер идегез?
Фото: zen.yandex.uz сайтыннан
Читайте нас