Татарстан Республикасының танылган язучысы, “Хәния”, “Баланнарда бал тәме”, “Таллыкүлдә былбыл бар”, “Ак читек”, “Сагынган чакларымда”, “Туташ” китаплары авторы, бик күп премияләр лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева үзәкләштерелгән китапханә системасы оештырган очрашуда катнашты.
Айгөл ханым укучыларны үзенең әсәрләре белән таныштырды, дөнья күргән яңа китаплары турында сөйләде. Тамашачыларның сорауларына җавап бирде. Аларны исә Хәния Фәрхи турындагы китап аеруча кызыксындырды, бу китапка кагылышлы сораулар күп булды. Кыскасы, ике сәгатькә сузылган очрашу бер тында үтте. Китап сөючеләр авторның автографы белән яраткан китапларын алды һәм мондый очрашуларның кирәклеген тагы бер кат ассызыклады.