Насыйбулла Хәбибулла улы - искиткеч бай күңелле, спортка гашыйк кеше, туган ягының чын патриоты.
Күптән түгел генә ул Эльбрус тавына күтәрелеп, анда Тәтешле флагын кадап, якташларын сөендергән иде. Әле менә аның башка туристлар белән бергә фаҗигале рәвештә һәлак булган Дятлов төркеме эзләре буйлап Төньяк Уралда Холатчахль тавына күтәрелүе билгеле булды.
Насыйбулла Хәбибулла улы үзе бу маршрутны районның 85 еллык юбилеена багышлавын белдерде. Якташыбызның юлда күргәннәрен, һәркем булдыра алмаган бу авыр юлны ничек үтүе турында тулырак мәгълүматны "Дөнья бу" рубрикасында укырсыз.