+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
19 февраль 2020, 17:10

Пенсионер хатын өендә туңа язган

Аның өендәге җылыту миче янып чыккан.

Аның өендәге җылыту миче янып чыккан.
Бу җан тетрәндергеч хәл Иркутск шәһәрендә булган. Почта хезмәткәренә пенсия таратып йөргәндә бер әби ишеген ачмаган. Күршеләре дә аны 3 көн күргәнебез юк, дигән.
Арытаба пенсия таратучы полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Алар ишекнең йозагын ватып, өйгә кергән. Бу вакытта әби аңын югалткан булган. Аны шунда ук дәваханәгә озатканнар. Табиблар аның куллары туңуын ачыклаган. Әлеге вакытта ул үзен яхшы хис итә.
Тикшерүчеләр пенсионерның өендә җылыту миче янып чыгуын ачыклаган. Әби белдерүенчә, ул дүрт көн дәвамында суык өйдә яшәгән.
Бу хәл турында Иркутск мэры Сергей Липнин Интернет челтәрендә язган. Әлеге вакытта социаль яклау органнары белән эш алып барыла, дип белдергән ул.
Фото: Сергей Липнинның "Вконтакте" сәхифәсеннән
Читайте нас