+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
20 февраль 2020, 15:55

23 февральгә нәрсә бүләк итәргә?

Маркетологлар илебезнең көчле затлары Ватанны саклаучылар көнендә алган топ-бүләкләрне бастырган.

Маркетологлар илебезнең көчле затлары Ватанны саклаучылар көнендә алган топ-бүләкләрне бастырган. Иң популяр бүләкләр гардероб һәм шәхси гигиена предметлары булган.
Беренче урында кием-салым: майка-трусы, галстук, оекбашлар, күлмәкләр. Популярлыгы буенча икенче булып гигиена предметлары тора: кырыну өчен лосьоннар, одеколоннар.
Алкоголь дә популяр булып чыккан. Шулай ук хатын-кызлар гаджетлар, спорт товарлары, хобби предметлары бүләк итәргә ярата. Исемлекне сертификатлар, китаплар, шоколад, бүләк җыелмалары йомгаклый.
Гүзәл затларның күбесе ир-атларга 1000 сумга кадәр бүләк бирергә исәп тота. Ике җенеснең дә иң көтелгән бүләге - акча. Шулай ук ир-атларның 27 проценты һәм хатын-кызларның 25 проценты бүләкне кредитка алуы ачыкланган.
Фото: bash.news
Читайте нас