Нинди дә булса чит илгә беренче тапкыр чыкканда һәрвакыт “культурный шок” булачак. Кытайга барсагыз, бу “шок”ны һәркөн кичерәчәксез, чөнки Кытай – чын мәгънәсендә, икенче дөнья. Монда барысы да безнекеннән аерыла: азык-төлек, җыр-моң, архитектура, законнар, кием-салым, гореф-гадәт, менталитет...
Шулай ике көн, ике төн юл газабын кичерә торгач, барып җиттем мин тиешле шәһәргә. Әйтергә кирәк, нык арыдым һәм ачыктым. Бака, елан, корт, сигезаяк – нәрсә генә булса да ашарга кирәк иде. Арыганлык хисе үзенекен алды, мин боларның барысын да ашарга әзер идем, бары тик тамак туйдырып, тизрәк йокларга ятарга тели идем.
Телне камил белмәгәнлектән, азык сатып алу кыенлыклары белән соңрак очрашачакмын әле мин... Ә ул көнне дустым заказ бирде. Иң яраткан азыкларының берсен – балык ашын алды ул. Ач килеш балык ашын калаксыз ашарга сезгә Ходай язмасын! Минем бит ул көнгә тиклем таяк белән берни дә ашаганым булмады. Хәтта суши-роллы кебек әйберләрне дә чәнечке белән ашый идем.
Бака ашамадым!
Бу сорауны, алдан сөйләшеп куйган кебек, бик күпләр бирә. Ашамадым. Хәтта кытайлыларның үзләренең дә бака ашаганын күргәнем булмады. Ләкин без ашамый торган азыклары да байтак.
Һәрвакыт пешереп бирәләр
Русия “общепит”ларында пешерелгән азык, гадәттә, киштәләргә тезеп куела. Кирәккәнен сайлап алырга була һәм бу бик уңайлы, тиз. Кытайда әзер азык сатмыйлар, һәрвакыт пешереп бирәләр. Бәхеткә, кытайлылар барлык эшне дә бик тиз эшли. Хәтта ашны да 10-15 минутта пешереп бирәләр.
Телне белмәсәң, ничек сорарга?
Иң озак һәм газаплы ысул – менюны кесә телефонындагы тәрҗемәче кушымта аша үткәрү. Бу вакытны алачак һәм кытай теленең катлаулылыгы аркасында дөрес тәрҗемә ителмәячәк.
Икенче ысул – тотарга да алырга. Менюлары, гадәттә, бик бай аларның, шуңа күрә “күккә бармак төрткән кебек” алырга да була. Үзем берничә тапкыр шулай эшләгәнем булды. Ләкин бу гамәл минем өчен белмәгән азыкны алмауның яхшырак булуына сабак булып калды.
Тагын да бер ысул – фотодан күрсәтергә. Күп кенә менюлары фотолар белән тулыландырылган. Шул фотолар арасында үзеңә ошаганын сайлап, төртеп күрсәтеп алган чаклар да шактый еш булды.
Төртеп күрсәтү турында тагын бер ысул. Кытай “общепит”ларында халык күп була. Иероглиф танымаган очракта, башка кешенең азыгын да төртеп күрсәтергә була. Ләкин чит кешеләр ягыннан аңлашылмаучанлык яисә ачулы реакциягә әзер булырга кирәк. Өстәвенә, пешекчеләре, башыңнан көлеп, фото-видеога да төшерергә мөмкин.
Иң җиңел ысул – кытай кешесе белән бергә сатып алу. Алар кунак итәргә ярата һәм кунакларны бай, мул өстәл артына утыртмыйча җибәрмиләр.
Авыз чәпелдәтәләр
Бездә, бигрәк тә өстәл артында, үзебезне матур тоту гадәткә кергән. Ә менә кытайлылар...
Аңлыйм, һәр халыкның үз мәдәнияте һәм менталитеты бар, һәм һәр илдә алар аерыла. Чит ил мәдәниятен аңларга һәм аңа карата толерант булырга кирәк. Ә менә кытайлыларның ашау мәдәниятенә карата толерант булып калу катлаулы.
Кытайлылар азыкны авызын чапылдатып ашарга ярата. Һәм, белүемчә, ни тиклем тавышлырак итеп чапылдатып ашыйсың – азыкның тәмле икәнен шултиклем ныграк күрсәтәсең. Ашаганда, шулай ук, кычкырып сөйләшергә һәм көлергә яраталар, тавышлы итеп видео да еш карыйлар.
Азыкны күп алалар һәм күп ашыйлар. “Первый”, “второй”лары юк аларның. Күпме сыя – шултиклем алалар. Икмәксез ашау – безнең өчен тагын бер сәерлек. Кытайга барсагыз, икмәк турында онытсагыз да була! Чәй дә эчмиләр ашаганда, тик җылы яисә кайнар су гына.
Су дигәндә, аны бик ярата кытайлылар, эссе суны. Җәйләрен дә эссе суны термоска салып эчеп йөриләр!
Әйтергә кирәк, утырып бик сирәк ашый кытайлылар. Күбрәге – урамда сатып алып, аягөсте ашап йөрергә яраталар. Шуңа күрә дә урамнарында азык-төлек кибетләре адым саен. Һәм, шул сәбәпледерме, хатын-кызлары пешеренә белми. Чынлап. Бу фактны белгәч, бик күп хатын-кызларыннан сорадым һәм соравыма нәкъ шундый җавап алдым. Шаккатарлык – күпләре хәтта йомырка тәбәсе дә пешерә белми!
Йомырка эчендәге чебеш, тавык тәпие...
Әлбәттә, Кытайда өчпочмаклар, бәлешләр, гөбәдияләр, мантылар юк. Һәм яңа төрле азыкка өйрәнергә кирәк була. Бәхеткә, мин яңа азык татып карарга әзер идем. Төрлесен ашап карадым: тофу, кытай пилмәннәре, ачы-төче азык, хәтта ниндидер вак-вак кына кортлар да. Әйтергә кирәк, мин бик канәгать калдым. Хәзер, Кытайдан кайткач, кайбер азыкны сагынып та куям.
Тик мин ашамый торган азык та байтак иде анда. Мәктәп директорының миңа традицион булган азык ашатасы килә иде. Бу инде – эчендә җитлекмәгән чебеше булган йомыркалар. Кытай халкын һәм мәдәниятен ничек кенә хөрмәт итсәм дә, бу традицион аштан баш тартырга туры килде.
“Экзотика” эзләсәң, табарга була аны Кытайда! Кортларын да, суалчаннарын да, ярканатларын да, сигезаякларын да. Тик башка, безнең татар күңеленә якын булган азык-төлек тә җитәрлек анда: дөге, балык, токмач, бургер һәм фастфуд, суши-роллы, тавык ите һәм башкалар.
Тавык итенә килгәндә... Бер тапкыр дәүләт мәктәбенә (үзем хосусый мәктәптә эшләдем) чакырдылар мине. Укучылар белән аралашып, уйнап-көлеп, матур гына вакыт үткәргәннән соң укытучылар мине кунак итәргә булды. Минем ниләр ашарга яратканны сораштылар. Кытайга күптән түгел генә килүем сәбәпле, азык-төлек төрлелеге хакында бик күп белми идем, шуңа тавык ите яратуым турында әйттем. Өстәлләре бик мул булды, тавык ите дә байтак иде анда. Тик тавыкның бөтен органнары – башы да, тәпиләре дә бер тәлинкәдә иде! Моны күреп шаккаттым. Әмма кытай дусларымны үпкәләтмәс өчен өстәлдәге азыкның барысын да аз-маз татып карадым. Таяклар белән тавыкның баш-аякларын читкәрәк этеп, итен чүпләштереп, чемченеп ашадым.
Эх, Кытай! Ниләр генә ашатсаң да, син барыбер бик кызыклы һәм үзенчәлекле ил!
(Дәвамы бар).