+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
24 февраль 2020, 12:20

"Этләрдән дә яхшырак дусларым юк..."

Хатын-кыз күлдә батып барган этне, бозны ватып кереп, коткарган.

Хатын-кыз күлдә батып барган этне, бозны ватып кереп, коткарган.

Бу хәл Мәскәү өлкәсендә булган. Хатынның күлгә кергәнен шаһитлар видеога төшереп, Интернет челтәренә куйган.

"Карагыз әле, хатын бозны ватып суга, эт артыннан керә. Хәзер бергәләп батып үләләр инде..." - диелә видеоязмада. Соңыннан алар хатынга ярдәм итәргә барган. Аллаһка шөкер, ул эт белән бергә күлдән чыга алган.

"Этләрдән дә яхшырак дусларым юк", - дип аңлаткан ул үз гамәлен. Арытаба хатын, этнең хуҗаларын табып, аны аларга кайтарган.
Фото: Инстаграм челтәреннән
Читайте нас