Әле менә Интернетта тагы коточкыч фотолар пәйда булды: өлкән яшьтәге ханым кечкенә баланы урамда эт сыман бауга бәйләп йөртә.
Бала карыша, бармый, елый, тегесе аны көчләп сөйри. Иң куркынычы шул: бу хәлгә беркем дә килеп кысылмый, сабыйны якламый, аның хәле белән кызыксынмый.
Әлеге хәл Красноярск шәһәрендә көпә-көндез булган. Фото һәм видео Интернет челтәрендә таралгач кына полиция хезмәткәрләре балага карата көч кулланган хатынның шәхесен ачыклау белән мәшгуль булган.
Мондый очракта, ярый әле шул Интернет бар, дип тә уйлап куясың. Бу тарих "урамга" чыкмаса, өйдә әлеге сабыйның ничек яшәвен кем белә алыр иде?
Гөлнара Гыйлемханова.