+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
6 март 2020, 12:05

8 айлык сабый ваннада батып үлгән...

Аны гаилә яллаган няня карап җиткермәгән.

Аны гаилә яллаган няня карап җиткермәгән.

Бу җан тетрәндергеч хәл Мәскәү өлкәсендә булган. Хатын өч баланың ата-анасы эштә булганда балаларны караган. Иң бәләкәен ваннада юындырырга уйлаган. Баланы ваннага утыртып суны ачкач, хатынның кесә телефонына шалтыратканнар.

Шул вакытта ул бөтен дөньясын онытып телефоннан сөйләшкән. Сабыйның ваннада батуын аңа өйдәге балалар әйткән. Шул ук вакытта ул баланы ваннадан алып, ашыгыч ярдәм чакырткан. Тик табиблар килүенә бала үлгән.

Бу хәл турында әнисе белгәч, дәваханәгә эләккән. Табиблар белдерүенчә, ул йөрәк чире белән авырган. Әлеге вакытта ул реанимация бүлегендә.

Хөрмәтле дуслар! Мондый хәлгә тарымас өчен сабыйларны үзләрен генә ванна бүлмәсендә беркайчанда калдырмагыз! Русиядә мондый хәл беренчеләрдән түгел.
Фото: dzr.city сайтыннан.
Читайте нас