+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
6 март 2020, 07:40

Алар гүя бездәге авыл халкы!..

Мәдәни үзенчәлекләре якын да, аерым очракта аптырата да

Библиядәге мифка караганда, борын-борын заманда барча халык бер телдә сөйләшкән. Ләкин халык, Аллаһка тиң буласы килү сәбәпле, манара төзи башлый. Аллаһка бу ошамый һәм ул бөтен телләрне үзгәртә. Шул вакыттан башлап, имеш, кешеләр төрле телдә сөйләшә башлый, ә манара төзелмичә кала.
Миф дөрес булса, кытайлыларга иң авыр тел эләккән, күрәсең. Алар борынгы заманда да, манараны төзегән вакытта да шундый ук егәрле һәм җитез булгандыр...
Кыска гына вакытта мәдәниятләрен аңлап бетерә алмасам да, аның бик үзенчәлекле һәм кызыклы булуына төшендем.

Тырыш халык
Шәһәр урамнары бик чиста һәм матур. Урам себерүче булып, никтер, карт-коры гына эшли. Алар бер минут та тик тормый, һәрвакыт ни дә булса эшли, чистарта.
Туфраклары кызгылт-сары, уңдырышсыз. Ләкин бер сантиметр җирләре дә буш ятмый. Шәһәрләрдә – агачлар, куаклар, ә авылда һәм басуларда – дөге яисә башка культуралар игелә.
Нинди генә эштә булсалар да, аны тырышып башкаралар. Бервакытта да зарланмыйлар. Киресенчә, күтәренке күңел белән көн күрәләр.

Зирәклекләре чамалы
Нинди дә булса эш-гамәлне җиңеләйтү яисә тизрәк башкару, мәсьәләне хәл итү өчен зирәклекләре, миңа калса, җитми кебек.
Проблема туса, эш-гамәл традицион кысалардан чыкса, югалып калалар. Никтер, өлкәннәр дә, кече яшьтәгеләре дә шундый.
Бу уңайдан бигрәк тә аларның “югалып калган” йөзләре кызык. Мәсәлән, Русиядә яисә башка илләрдә рейска утырганда халык тиз генә керә һәм үз урынын таба. Кытайлылар теләсә нинди транспортка бик озак утыра. Авызларын ачып, югалган кыяфәт белән урыннарын эзләп, алга-артка йөриләр.

Артык тавышлылар
Бу яклап алар безнең авыл кешеләрен хәтерләтә. Бу илдә, авылдагыча, ике кеше кычкырып, бер-берсе белән ерактан сөйләшергә дә мөмкин. Шул ук самолет яисә башка транспортта кычкырып аралашу һәм көлешү дә гадәти күренеш.
Алдарак язуымча, аларның кәефләре һәрвакыт күтәренке. Әмма бу тавышның ярсу, начар төре дә бар. Кәефләре төшкән булса, паника яисә ярсу халәттә нык тавышлы булалар. Ә ике кытайлының үзара тиргәшүе турында әйтеп тә торасы юк.

Нәкъ татар концерты
Безнең мәдәниятләрнең охшаш яклары да бар. Кытай музыкасы кайвакыт татар мотивлары белән аваздаш килә. Бигрәк тә кытай концертлары безнең татар концертларына охшаган.
Фильм, сериалларын да безнеке белән чагыштырып була. Ә телеканаллары шул ук “БСТ” яисә “ТНВ” кебек, тик икенче телдә.
Бу күзәтү нәтиҗәләре бер минеке генә түгел. Урыс дустым да кытай концертын караганда шул ук фикерне әйтте: “Бу концерт – нәкъ татар концерты. Гаҗәеп охшашлык!”
Афишалары да татар концерты афишасы кебек. Чагыштыру өчен, карагыз фотосын да куям.

Патриотлар
Үз илләрен, мәдәниятләрен, халкын бик яраталар һәм хөрмәт итәләр. Алар уйлавынча, Кытай – иң яхшы һәм алдынгы ил, кытай теле – иң матур тел, кытайлылар – иң гүзәл һәм чибәр халык. Мондый тәрбияне, алар мәктәптә үк ала башлый, чөнки аларның мәгариф системасы да, эчке сәясәте дә нәкъ безнең элекке Советлар Союзы вакытындагы кебек.
Һәр кытайлы үз илен, телен, мәдәниятен һәм халкын ярата. Һәм шуларны алга этәрер, үстерер өчен тырышып эшли һәм хезмәт итә. Шуңа күрә Кытай икътисады бүген дөньяда икенче урында торадыр да инде.

(Дәвамы бар).
Читайте нас