+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
7 март 2020, 10:40

8 мартта көн нинди булачак?

Башкортстанда көньяктан җилнең көчәюе көтелә.

Синоптиклар көньяк җилнең Башкортстан буенча, шул исәптән Уфада да, секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе турында кисәтә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы саграк һәм игътибарлырак булуны сорый. Реклама баннерлары, электр линияләре, агачлар, ышанычсыз конструкцияләр янында йөрмәскә киңәш ителә. Шулай ук автомобильләрне биналар, коймалар, агачлар, электр баганалары янына куйму яхшырак.

8 мартта республика территориясендә төнлә -2,-7, көндез 0, +5 градуска кадәр күтәреләчәк. Әмма көчле җил аркасында төньяк районнарда яңгыр һәм кар рәвешендә явым-төшемнәр узачак.

9 мартта һава температурасы төнлә -1,-6, көндез +1, +6 градуска кадәр күтәреләчәк. Төньякта явым-төшем саклана. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык көтелә.
Фото: bashinform.ru сайтыннан
Читайте нас