Бүген Уфада бер кыз ялангач килеш такси тотарга маташкан. Бу хәл Зәки Вәлиди урамында иртә таң белән булган. Шаһитлар бу хәлне видеога төшереп, Интернет челтәренә куйган.
Әйтергә кирәк, аның хәтта аяк киеме дә булмаган. Ул кием-салымын кайда калдырып, кая бармакчы булганы билгесез. Видеода күренгәнгәнчә, кыз янында иптәшләре дә булган, әмма берәү дә аңа ярдәм итәргә тырышмый.
Күп кешеләр бу видео турында үз фикерләрен калдырган. Берәүләр кызны тәрбиясез дип яза, икенчеләре хәмерне гаепли, өченчеләр оттырган бәхәс турында уйлый.
"Шәп үткәргән бу бәйрәмне. 8 март аның өчен бүген дә дәвам итә бугай", - дип язучылар да бар.