+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
10 март 2020, 13:00

Рөстәм кечкенә кызын күрсәтте

Хатын-кызларны күркәм бәйрәм белән көчле рухлы егет Рөстәм Нәбиев та котлады: "Сезне яратырга һәм бәхетле итәргә рөхсәт итегезче!"

Хатын-кызларны күркәм бәйрәм белән көчле рухлы егет Рөстәм Нәбиев та котлады: "Сезне яратырга һәм бәхетле итәргә рөхсәт итегезче!"Һәм, ниһаять, ул кечкенә кызы Әминәнең йөзен күрсәтте. Язылучылары: "Сафия - әнисенең, Әминә нәкъ синең күчермәң", - дип комментарийлар да калдырган.Рөстәм әле күптән түгел генә икенчегә бәби көтү сөенече белән уртаклашкан иде:"Сез минем ничек бәхетле икәнне күз алдына да китерә алмыйсыз!Иртән уянып, теш чистартырга юыну бүлмәсенә керсәм... Теш щеткасы янында тест ята, анда ике сызык. «Чынлапмыни?» - дип, Индирадан сорадым. Бик сөендем! Без әле генә икенче бала планлаштырмаган идек, әмма Аллаһы Тәгалә шулай теләгән. Сафия кечкенә бит әле дип, йөклелектән баш тарту уе булмады. Аның зур гөнаһ икәнен аңлыйбыз".Бу хакта "Шәһри Казан" язган.
Фото: shahri kazan
Читайте нас