+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
11 март 2020, 06:56

Авылда да малайлар яратучы малайлар бар

Хокук саклаучылар Благовар районында булган шундый очракны тикшерә.

Хокук саклаучылар Благовар районында булган шундый очракны тикшерә.

Кичә полициягә авыл мәктәпләренең берсендә беренче сыйныф укучысының әнисе килгән һәм улына алтынчы сыйныфта укучы икенче бер малай бәйләнүе хакында белдергән.

Хокук саклау органнарыннан хәбәр итүләренчә, барысы да 8 мартта көн уртасында авыл балалар бакчасы территориясендә булган.

Алтынчы сыйныф укучысы белән әңгәмә үткәрелгән, шуннан соң ул шакшы эш-гамәлләр кылуын таныган. Аның белән нәрсә булыр, әлегә билгесез.

Кая матчадагы тал чыбыгы, әтиләр?! Малайларның кулыннан тотып эшкә өйрәтәсе урынга, Интернет хозурына тапшырдык та, койрыкны сыртка салдыкмы?
Фото: ufa1.ru
Читайте нас