Элекке танылган футболчы Вячеслав Малафеевның кызы наркотик сатуда тотылган.
Ксения бу гамәлне акча җитмәү белән аңлаткан. Ул әтисеннән аерым тора икән. Аның сүзләренә караганда, полицейскийлар аны беренче тапкыр наркотик сатарга омтылганда ук тоткарлаган. Эшләнгән акчага кыз таксига түләргә һәм ашамлык сатып алырга ниятләгән. Кызда экстази таблеткалары табылган.
Шулай ук, кыз әтисе аңа көндәлек тормышка акча бирми, дип белдергән.
Әйтергә кирәк, кызның әнисе 2011 елда юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. Әлеге вакытта Вячеслав яңа хатын белән тора. Шуңа да Ксенияның алардан аерым яшисе килгән.
Әлегә элекке футболчы бу хәл турында берни дә әйтми.