+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
16 март 2020, 07:52

Үләргә ташлап качкан...

Кыйгы районында булган юл һәлакәтендә 25 яшьлек егетнең гомере өзелде.

Кыйгы районында булган юл һәлакәтендә 25 яшьлек егетнең гомере өзелде.

Биредә яшәүче 27 яшьлек егетнең "ВАЗ-2114" машинасы Юл хәрәкәте хәвефсезлеге идарәсендә теркәүдән төшерелгән булган.

Ул әлегә билгесез сәбәпләр аркасында кюветка чыгып, элемтә баганасына килеп бәрелгән. Авариядән соң фаҗига урыныннан качкан һәм 25 яшьлек иптәшен үләргә калдырган. Алишер исемле бу егет күп кан югалтудан чыннан да үлгән.

Алишерны дуслары намуслылыгы, ярдәмчеллеге өчен хөрмәт иткән, мәрхәмәтле булуы өчен яраткан булган.

Аны бүген җирлиләр.
Якыннарына сабырлык телибез.

Фото: vk.com
Читайте нас