+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
17 март 2020, 08:35

Авариядә ике бала җәрәхәтләр алган

Уфа янында "KIA Cerato" һәм "Chevrolet Klan" машиналары бәрелешкән.

Уфа янында "KIA Cerato" һәм "Chevrolet Klan" машиналары бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте Уфа - Ырынбур юлында булган. Авариядә 43 яшьлек "KIA" машинасының водителе гаепле булып чыккан. Ул каршы килгән машинага юл бирергә тиеш булган.

Авария нәтиҗәсендә "КIA" машинасында булган 4 һәм 9 яшьлек балалар җәрәхәтләр алган. Табиблар тикшерүләр үткәргәч, аларны өйләренә кайтарган. Әлеге вакытта авария урынында ЮХХДИ хезмәткәрләре эшли, һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

ЮХХДИ хезмәткәрләре аеруча караңгы вакытта тизлекне арттырмаска һәм борылышларда игътибарлырак булырга киңәш итә.

Фото: bash.news сайтыннан
Читайте нас