+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
19 Марта 2020, 12:30

Кулы иттарткычка кереп киткән

Хатынның уң кулы кулбашына кадәр бик җитди җәрәхәт ала.

Хатынның уң кулы кулбашына кадәр бик җитди җәрәхәт ала.

Республиканың бер эре предприятиесенең җитештерү цехында хезмәткәр бәхетсезлеккә тарыган. Дәүләкән районында яшәүче 44 яшьлек хатын уң кулына җитди җәрәхәт алган. Башкортстанның Дәүләт хезмәт инспекциясе бу хәлнең сәбәпләрен ачыклады.


Яңа ел алды көннәрендә, 2019 елның 28 декабрендә, әлеге хезмәткәр ит эшкәртү предприятиесенең цехын җыештыру белән шөгыльләнә. Шунда хатын иттарткычтагы калган итләрне алып, әлеге җиһазны да чистартырга була. Бу вакытта икенче бер хезмәткәр очраклы рәвештә аппаратта «пуск» төймәсенә баса, бәхетсезнең кулы механизмга кереп китә.

Дәваханәдә зыян күргән хатынның уң кулбашына кадәр бик күп җәрәхәт алуы ачыклана. Тикшерү ачыклаганча, машиналар электр челтәреннән тулысынча өзелмәгән булган. Әлеге хәл эш урынында хәвефсезлек кагыйдәләрен тупас бозуга керә.

Фото: Bash.News.ru
Читайте нас