+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
21 март 2020, 17:10

Пресняков эчкечелеккә сабышканмы!?

Аның исерек килеш бала белән уйнап утырган видеосы Интернет челтәрендә дөнья күргән.

Аның исерек килеш бала белән уйнап утырган видеосы Интернет челтәрендә дөнья күргән.
Наталья Подольская ире Владимир Пресняковның 4 яшьлек бала белән уйнаган видеоны социаль челтәрдә тараткан. Видеода күренекле җырчы малае белән уенчык кылычлар белән сугыша. Читтән караганда, видеода тату гаилә төшерелгән кебек.
Тик Наталья гына икенче төрле сөйли. Ул видеода җырчыны исерек килеш кенә баласы белән уйнаганын әйткән.
Әмма Натальяның Интернеттагы подписчиклары бер дә җырчыны тәнкыйтьләмәгән, аның үзенә яман сүзләр яудырганнар.
"Ирләр эчештерә инде ул. Аягында басып тора, матур итеп баласы белән уйный. Сиңа нәрсә ошамый? Аның исерек икәнен әйтмәсәң дә булыр иде", - дип язганнар аңа.
Фото: "РИА Новости" сайтыннан.
Читайте нас