+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
22 март 2020, 14:20

Янгында бер хатын һәлак булган...

Бәләбәй районының Приютово авылында ике фатирлы йорт янган.

Бәләбәй районының Приютово авылында ике фатирлы йорт янган.
Бу урынга тиз рәвештә янгын сүндерүчеләр килеп җиткән. Алар фатирда мебель янганын ачыклаган.
Шулай ук янгын сүндерүчеләр фатирның бер бүлмәсендә 69 яшьлек карчыкны да тапкан. Аны, урамга алып чыгып, табибларга тапшырырга өлгергәннәр. Ашыгыч ярдәм машинасы аны дәваханәгә алып киткән. Кызганычка каршы, аның юлда йөрәге туктаган.
Хәзер гадәттән тыш хәл урынында дознавательләр эшли. Янгынның сәбәпләре әлегә билгеле түгел.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.
Читайте нас