Куркыныч авария Уфаның Жуков урамында булган.
Кичә кич "ВАЗ-2113" белән йөк машинасы бәрелешкәннәр. Бирегә тиз рәвештә ике ашыгыч медицина ярдәме бригадасы, ЮХХДИ хезмәткәрләре, коткаручылар килгән.
Бәрелеш нәтиҗәсендә "ВАЗ-2113" машинасы изелгән. Аның водителе машина эчендә кысылып калган. Коткаручылар, машинаны кискәләп, ирне аннан чыгарган һәм табибларга тапшырган. Аны шунда ук дәваханәгә алып киткәннәр. Аның нинди җәрәхәтләр алганлыгы билгеле түгел.
Йөк машинасының шоферы җиңел тән җәрәхәтләре белән котылган. Аны бүген дәваханәдән өенә кайтарганнар.
Әлеге вакытта юл-транспорт һәлакәтен тикшерү дәвам үтә.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.