+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
27 март 2020, 07:49

Үз-үзенә аткан

Әллә шулай булуына ышандырырга тырышканмы?

Әллә шулай булуына ышандырырга тырышканмы?

Уфа янында 20 яшьлек егет очраклы рәвештә үз-үзенә травматик пистолеттан аткан. Бу хакта «КП-Уфа»ның үз чыганагы хәбәр итә.

Яшь кешенең сул аягы яраланган һәм ул үзе 22нче дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Әлбәттә, бу табибларда шик уята һәм алар хокук саклау органнарына шалтырата.

Егеткә полицейскийларга хәлнең чынлыкта ничек булуын аңлатырга туры килә.

Баксаң, ул Чесноковка авылында яшәүче иптәшенә кунакка килә. Анда алар мәйләп ала, шуннан соң травматик пистолет белән уйный башлыйлар. Бер арада зыян күрүченең бармагы таеп китә һәм пистолетның тәтесенә басыла. Резина пуля егетнең аягына эләгә.

Мылтык диварда күп эленеп торса да берзаман атып җибәрергә мөмкин, диләрме әле?.. Ә монда исерек кулында пистолет! Ярый, гомере бетмәгән булган егетнең. Бәлки, айнып та китәр...
Читайте нас