+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
30 март 2020, 08:15

"Әйдәгез, вирусны бергәләп җиңик!"

Күптән түгел Уфага яшәргә күчкән Русиянең иң көчле кешесе Эльбрус Нигъмәтуллин халыкны карантин атнасында үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләрен үтәргә чакырды.

Күптән түгел Уфага яшәргә күчкән Русиянең иң көчле кешесе Эльбрус Нигъмәтуллин халыкны карантин атнасында үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләрен үтәргә чакырды.

Спортчы үз Instagramында уфалыларның өйдә утыруын сораган видео бастырган.

"Дуслар, сездән бу вакыйгага бик җитди каравыгызны сорыйм. Өйдә булыгыз, җавапсыз булмагыз! Җәмәгать урыннарында йөрмәгез! Бу һәркемгә дә кагыла. Әйдәгез, без вирусны җиңик, ә киресенчә түгел", - дип язган Эльбрус Нигъмәтуллин.

Исегезгә төшерәбез: бүгенге көндә Башкортстанда коронавирус белән авыруның биш очрагы теркәлгән. Ул пациентларның барысы да чит илләрдә булган.

Фото: gtrk.tv/novosti сайтыннан
Читайте нас