+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
31 март 2020, 08:00

Коронавирус симезләрне "ярата"мы?

Гәүдә авырлыгы бик күп чирләргә турыдан-туры йогынты ясый.

Гәүдә авырлыгы бик күп чирләргә турыдан-туры йогынты ясый.
Русия галимнәре коронавирус белән симерү арасында бәйләнеш тапкан.
Гәүдә массасы индексы йогышлы һәм хроник авырулар вакытында кешенең исән калуына турыдан-туры тәэсир итә икән. Экспертлар сүзләренчә, индекс күрсәткече зуррак булган саен, йөрәк-кан тамырлары патологиясен, яки икенче типтагы шикәр чиренә дучар булу ихтималлыгы да зуррак.
Вирусологлар һәм диетологлар, коронавирусны китереп чыгарган COVID-19 пневмониясен симез кешеләрдә дәвалау авыррак, дип саный.
Моңа кадәр сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко вируска аеруча дучар булган русиялеләрнең төркемнәрен атады. Алар арасында пенсионерлар гына түгел, шикәр чирле, симез булган кешеләр дә бар. Шул ук вакытта үпкә һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларыннан интегүчеләргә дә аеруча сак булырга киңәш ителә.
Фото: belnovosti.by
Читайте нас