+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
1 апрель 2020, 14:17

Тыл фидакаренә - 91 яшь!

Гомер буе илебез хакына тырыш хезмәт иткән ветераннар бүгенге көндә балаларына, оныкларына терәк булып, матур картлык кичерә.

Тәтешле районы Юрмиязбаш авылының иң өлкән кешесе - Рәшидә Локмановага 91 яшь. Рәшидә әби Быргын авылында туып үсә, балачак еллары авыр сугыш чорына туры килә. Әтисе фронтка китә, апасы Самания ирләр урынына эшкә җигелә, Рәшидә апа да кече сеңелләре Рәдилә белән көчләре җиткән бер эштән дә калмый.
Буй җиткән кыз Юрмиязбаш авылына килен булып төшә, авылның уңганы Габделхак Локманов белән чәчен чәчкә бәйли. Алар икесе дә колхозда тир түгә, Габделхак озак еллар бригадир була, Рәшидә апа урман хуҗалыгында эшли, посадкалар утырта. Ул утырткан, тәрбияләгән үсентеләрнең исәбе бармы икән?
- Ир-атлар иртәрәк китә шул, авылның иң өлкән кешесе булып калганмын. Күршем Нәзия Логманова белән ике туганнар гына түгел, яшьтәшләр дә идек, ул яңарак кына китеп барды. Гомер буе шәһәрдә авыр эштә - төзелештә эшләде. Гомер булгач, мин яшим, Ходай насыйп итсә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын да күрербез! - ди Рәшидә Локманова.
Тормыш иптәше белән Рәшидә әби өч кыз тәрбияләп үстерде. Кызлары Зилә, Альбина, Фәйрүзә дә, әти-әниләре кебек, игелекле, изге күңелле, авылдашларына эшләгән яхшылыклары бик күп. Йөзне куып барган әниләрен сабый баланы тәрбияләгән кебек тәрбиялиләр. Тыл ветераннары да елдан-ел азая, булганнрына кадер-хөрмәт күрсәтеп тәрбияләп торган балаларына рәхмәт!
Читайте нас