Сез беренче китабыгызны хәтерлисезме? Ә мин хәтерлим. Китапның тышлыгы, эчендәге сурәтләрне генә түгел, аның тәмен, исен, хәтта шул вакытта бөтен җаным-тәнемне биләп алган халәтне хәтерлим.
Иске мунча чардагында нәрсәдер эзләгәндә агач тартмадан килеп чыкты ул китап - Корней Чуковскийның "Телефон" дигән китабы. Миңа биш яшь чамасы булгандыр, хәрефләрне танып, ярыйсы гына укый белгәнлектән, мин әлеге китапны ачып укый башладым. Үзем укыганны үзем аңлаганга сөенгәнлегемне белсәгез! Димәк, мин бөтен китапларны да укый алачакмын! Бу шатлыктан йөрәгем күкрәк читлегенә сыймый иде!
Шулай булмыйча сон, әлегә тиклем бит әле без әткәй, әнкәй, апаларым белән генә укый идек. Табылган китапны мин кат-кат укып чыктым, ят урыс сүзләрен аңларга тырыштым, аңлаган саен сөендем!
Аның янында татар телендә "Витаминлы хәрефләр" дигән китап табылды. Йотлыгып, анысын да укып чыктым. Үз телеңдә укуы тагы да кызыграк, рәхәтрәк икән! Китапның соңгы бите беренчесе белән ялганды - мин укыдым да укыдым, укыдым да укыдым, өйдәгеләр югалтып, эзләп килгәч кенә биредә дүрт-биш сәгать утырганлыгымны аңладым. Аның каравы, китапларны башыннан азагына кадәр ятлап чыккан идем. Шулай итеп, ике бөек шәхес - Шәүкәт Галиев һәм Корней Чуковский мине мәңге сокланып туймас Китап дөньясына алып кереп киттеләр.
Эй, аның артыннан ачылган Китап иле - никадәр күңелле, мавыктыргыч бит ул! Төннәр буе Чуковский, Барто, Маршак китапларын, Андерсен әкиятләрен, Буратино, Том Сойер, Незнайка маҗараларын, Робинзон Крузо сәяхәтен, Кечкенә принцны укып уйланулар, "Ике капитанны" кат-кат укулар, Амфибия өчен борчылулар, кара тәнле кол "дядя Том" өчен шешенгәнче елаулар, чит ил авторларын укулар!
Ә каз бәбкәләре саклау? Ул бит үзе бер китап уку түгәрәгенә, фикер алышу мәйданчыгына әйләнә торган иде. Безнең оч бала-чагасы җыела да кем нинди китап укыган, шул турыда әңгәмә кора. Чиратлап, бер-беребезгә укылган китапларның эчтәлеген сөйлибез. Соңрак, бу китапларны кичекмәстән эзләп табып, китапханәдән алып укыйбыз.
Кырык еллап вакыт үткәч, бер серне ачсам да ярыйдыр: мин, яңа гына укып чыккан китап булмаса, чиратым җиткәч, сер биреп тормыйча, шундук үзем уйлап чыгарып, берәр әсәр белән "таныштырып" куя идем. Шундый мавыктыргыч сюжетлы "китапны" тын да алмыйча тыңлаган дусларым: "Ничек атала бу китап? Кайдан алып укырга була?" дип сорау яудыра башлагач кына читен иде, ни дип ялганларга да белмисең. Мин андый очракларда "Туганнарыма кунакка баргач укыдым мин ул китапны, безнең китапханәдә юк ул!" - дип куйган була идем.
Язучыларга гомерем буе рәхмәтле мин. Сез дә шулайдыр дип уйлыйм. Укыган китапларым өчен, алган белемнәребез өчен, безнең күңелләрдә шундый якты хисләр уята алганнары, һәр китап бите, һәр сүзе белән тәрбияләгәннәре өчен - рәхмәт сезгә, авторлар! Шундый игелекле эш белән мәшгуль сез - дөньяга артыгыздан шундый зур байлык, зур мирас калдырасыз. Балалар китаплары язучыларга аерым рәхмәт! Балачакта укымаган кеше үскәч тә укымый, искиткеч матур китап дөньясыннан читтә кала...
... Карантин булгач, вакыт бар, өченче сыйныфта укучы улым Барон Мюнхаузен маҗаралрын укып бетергәч, кулына тагын нинди китап тоттырырга икән, дип уйга калдым. Туктале, төркемдәшләрдән сорыйм, дип, университетта бергә укыган төркемнән киңәш сорап, сайтка язуым булды, әле берсеннән, әле икенчесеннән төрле авторлар, төрле китап исемнәре ява башлады. Йөзләгән китап, һәм һәрберсеннән "Шушыны мотлак рәвештә укыгыз, бу искиткеч шәп китап!" дигән сүзләр. И сөендем - карасанә никадәр күп икән яхшы китаплар! Никадәр күп укыганбыз аларны, ә укыйсылары - тагы да күбрәк! Әлегә Даниэль Дефоның "Робинзон Крузо"сына тукталдык, аның каравы, укыйсы китапларның олы исемлеге төзелде!
Үсә төшкәч тә безнең буын китаплардан аерылмады. "Ыргыз", "Кимсетелгәннәр", "Кояш чыгар алдыннан", "Озын-озак балачак", "Ак чәчәкләр", "Торналар төшкән җирдә", " Ике йөз елдан соң инкыйраз", "Ана кыры", "Кызыл чәчәкләр", "Әйтелмәгән васыять", "Кара йөзләр" - без шушы классик әсәрләрдә тәрбияләндек. Әгәр дә безнең күңелләр хыянәтне, ялганны, икейөзлелекне, сатлыкҗанлыкны беркайчан да кабул итми икән, димәк, бу - без укыган китапларның тәрбиясе, аларның казанышы. Әти-әниләр җитешмәгәндә, безне китаплар тәрбияләде.
Хәзер китап укырга вакыт азрак. Шулай да "менә вакыт булгач укырмын әле" дип китап сатып алудан туктаган юк. Пенсиягә чыккач укырбыз, дип, аларны җыюдан туктамыйбыз. Бу уңайдан хөрмәтле дустым, гомер буе "Кызыл таң"ны укыган Үзбәк Әхмәт улы Вәлидов искә төшә. Соңгы тапкыр очрашканда аңа 91 яшь иде, мин аның өйдәге китапханәсенә хәйран калып карап торганда ул ихластан: "Менә вакыт җитмирәк тора, эшләр бераз кимегәч укырмын әле!" дигән иде. Йөзгә китеп барганда да, соңрак укырмын, дип, китаплар җыя иде ул...
Вакыт бик тар булса да, дөньяның шушы иң татлы, иң рәхәт бүләгеннән үзебезне аермыйбыз, төн йокысыннан калып булса да укырга тырышабыз. Шөкер, укучылар күңелен яулап алырдай авторлар да "өлгереп" кенә тора. Соңгы елларда татар-башкорт дөньясында Зифа Кадыйрова, Гүзәл Яхина, Айгиз Баймөхәмәтов, Айгөл Әхмәтованың китапларын укымаган китап сөючеләр сирәктер.
Балалар китабы көне күңелдә никадәр истәлекләр, хисләр уятты! Аның барлыкка килүе дә очраклы гына түгел, бу дата, билгеле булуынча, бөек әкият остасы Һанс Кристиан Андерсенның туган көне уңаеннан үткәрелә башлый. Борынгы заманнарда китаплар булмый, аларны кешеләр бер-берсенә сөйләп калдыра. Балалар китабы исә китаплар басыла башлаганнан да соңрак барлыкка килә. Ә беренче тапкыр Халыкара балалар китабы көне 1967 елда билгеләнелә башлый.
Китап дөньясы - ул аерым дөнья, ул - мең төрле хис дөньясы. Ул - иң матур, иң якты, иң тәмле дөнья. Безнең һәрберебез көн саен берничә сәгатькә генә булса да кулына китап алып, шул серле, могҗизалы дөньяга сәяхәткә китә ала. Мондый мөмкинлегебез булу белән никадәр бәхетле без, дуслар!
Бүген, карантиннан файдаланып, Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтәргә мөмкинлегебез бар. Әйдәгез, балаларның кулына иң зур байлык - китапны тоттырыйк. Үскәч, алар безгә моның өчен рәхмәтле булыр, һәм үзләре дә шушы байлыкны балаларына, оныкларына бүләк итәргә ашыгыр.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.
P.S. Дуслар, ә сезнең беренче китабыгыз нинди? Гомумән, яратып укыган китапларыгыз белән уртаклашсагыз иде!