-18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 апрель 2020, 16:25

Бер миллион сумга да кайта алмыйлар...

Русия туристы Виктория Ивченко ире белән бергә Танзаниядән өч атна дәвамында инде кайта алмый.

Русия туристы Виктория Ивченко ире белән бергә Танзаниядән өч атна дәвамында инде кайта алмый.

Алар Танзаниянең Занзибар утравында торып калган. Виктория белдерүенчә, билет хаклары 60 меңнән бер милиоон сумга кадәр арткан. Русия туристы белдерүенчә, мондый хәлгә күп кеше тарыган. Әмма бер миллион сумга да кайтып булмый, ди ул. Чөнки рейсны көн дә күчереп торалар.

Русия консуллыгында сәяхәтчеләргә хәбәр ителгәнчә, аларны туган илгә кайтару мәсьәләсе хәл ителә, әмма конкрет даталарны беркем дә әйтә алмый.

Ивченко билгеләп үткәнчә, Танзаниядә калган русиялеләрнең арытаба яшәү һәм туклану өчен акчалары җитмәскә мөмкин. Әлегә аларны урындагы кеше үз йортына керткән, әмма анда да озак яшәп булмаячак. Тулаем алганда, урындагы халык аларга яхшы мәнәсәбәттә, әмма туристларны коронавирус таратуда гаепләү очраклары да булган.

"РИА Новости" хәбәр итүенчә, Танзаниядә 119 Русия кешесе калган.

Фото: РИА Новости