Краснокама районында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Җиңү салюты” фестивале дәвам итә, аның штандарты бер авыл советыннан икенчесенә тапшырыла. Фестивальдә олысы да, кечесе дә актив катнаша, бу чара яшь буынга Бөек Ватан сугышы елларының авырлыкларын тагы бер тапкыр искә төшерергә, батырларны искә алырга ярдәм итә.
Җиңүнең юбилей елы алдыннан авыл советларында Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлләр, обелисклар, стелалар ремонтлана, кайбер авыл биләмәләрендә яңалары ачылды. Башка бик күп төбәкләр кебек үк, Краснокама да бу сугышка меңләгән кеше озаткан: 8 меңнән артык асыл ир фронтка китеп, аларның бик күпләре яу кырында башын салган.
Фестиваль һәр авыл биләмәсендә үзенчәлекле үтә. Әйтик, Мүзәк авыл советында Самара шәһәренең “Берег” җәмәгать оешмасы катнашты, аларның экспонатлары — сугыш чоры техникасы белән мәктәп укучылары гына түгел, авыл халкы да танышты. Шулай ук клуб фойесына сугыш елларында авыл халкының көнкүрешен гәүдәләндерүче экспонатлар куелган иде.
Раздолье авыл биләмәсендә үткән фестиваль вакытында Нефтекама шәһәренең “Военторг” кибете хәрби кием-салым, корал, орден һәм медаль үрнәкләре күргәзмәсен оештырды.
Куянда үткән фестиваль вакытында фойеда автоматны сүтеп кору мөмкинлеге булдырылды, малай-шалай, егетләр шунда кайнашты. Шулай ук, Куян авыл биләмәсендә үткән фестивальдә Редькино авылыннан чыккан отставкадагы подполковник Григорий Өметбаев катнашты. Гомеренең утыз елын илебезнең Кораллы Көчләрендә хезмәт итүгә багышлаган бу шәхеснең уртаклашыр фикерләре бик күп.
Әйтүемчә, һәр авыл советында танылган шәхесләр катнашып, фестивальгә аерым бер бизәк өстәде. Фестиваль барышында күп авыл биләмәләрендә тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды.
— Бүгенге көндә фестиваль дәвам итә. Чара барышында без сугыш чорын гәүдәләндерүче төрле вакыйгаларны күрәбез. Җанны тетрәндергеч сәхнә күренешләреннән күңел тула. Әйтәсе килгәнем шул: шушы вакыйгаларны безгә сәхнәдән генә карарга язсын, берүк сугыш кабатланмасын, мондый авырлыклар килмәсен, — ди район хакимиятенең эшләр белән идарәчесе Рәзиф Гәрәев.
— Без фестиваль альбомын һәм Мәңгелек ут капсуласын Куян авыл Советыннан алдык, алдагы атнада күрше авыл биләмәсенә тапшырачакбыз. Куянлыларның чарасын бик яратып карадык, хәзер үзебез дә аларныкыннан ким булмаган театрлаштырылган тамаша әзерләргә тиешбез. Сугыш темасына кагылышлы чараларда укучылар да, олырак буын артистлары да теләп катнаша, — ди Курый авыл хакимияте башлыгы Илүс Хәйбрахманов.
Быел Бөек Җиңүгә багышланган чаралар районда аеруча күп уза. Әмма шагыйрь сүзләре белән әйтсәк, сугышны онытмасак кына ул башкача кабатланмаячак. Әгәр дә без утлы вакыйгалар башкача булмасын дисәк, сугышның нинди кайгы-хәсрәт китергәнен һәрвакыт истә тотарга тиеш.