Ике бала 700 мең сум акча урлап качмакчы булган.
Бу хәл Мәскәүдә булган. 2006 һәм 2007 елгы ике яшүсмер якшәмбедә фатирларыннан чыгып киткән. Бүген аларны полиция тапкан, дип хәбәр итә "РИА-Новости".
Алар үзләре белән 700 мең сумга якын акча алган. Ул акчаны ата-аналары җыйган булган. Башлангыч версия буенча, бу көнне алар әти-әниләре белән талашкан, шуның аркасында өйдән чыгып качканнар.
"Хәзерге вакытта аларның гомеренә һәм сәламәтлегенә берни дә янамый", - дип хәбәр иткән полиция хезмәткәрләре.
Әлеге вакытта хокук сакчылары хәлнең барлык шартларын ачыклый, тикшерү үткәрә.
Фото; grivna.ks.ua сайтыннан