+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
6 Апреля 2020, 13:25

Лев Лещенкода коронавирус булмаган

Лев Лещенконың концертларын оештыручы директоры Олег Дмитриев җырчының диагнозы турында сөйләде.

Лев Лещенконың концертларын оештыручы директоры Олег Дмитриев җырчының диагнозы турында сөйләде.

Артистны 24 мартта Коммунаркадагы 40нчы дәваханәгә салганнар иде. Җырчының коронавируска беренче тесты буенча шул кыркыныч авыру расланган. Соңрак хәбәр ителгәнчә, икенче анализ тискәре нәтиҗә биргән.

- Димәк, "коронавирус" диагнозы расланмаган. Аңарда пневмония тапканнар, — дип сөйләгән Дмитриев интервьюсында.

Аның сүзләренә караганда, җырчының хатынының анализлары да шундый ук нәтиҗәләр күрсәткән.

Шулай ук, коронавирус башка шоу-бизнес йолдызларында да расланмаган. Әйтик, композитор Игорь Николаев һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Лера Кудрявцева да коронавируска тест тапшырганнар иде. Лещенконың дусты, юморчы Владимир Винокурда да коронавирус тапмаганнар.

Фото: РИА Новости сайтыннан
Читайте нас