+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
6 апрель 2020, 06:26

Укулар башланды!

Соңгы чиреккә кердек.

Бүген укучылар парта... дөресрәге, компьютер алдына утырды - дистанцион укулар башланды. Мәгариф бүлеге тарафыннан инде барысы да мең кабат уйланылган - өйдә берничә бала булса, ничек шөгыльләнергә, онлайн дәресләрне ничек кабызырга - барысы да исәпкә алынган. Шулай да сораулар әлегә күп, шуларның иң борчыганы - Интернет бу тиклем йөкләнешкә чыдармы, өзеклекләр булмасымы?

- Мондый өзеклекне күз алдында тотып, Мәгариф министрлыгы тарафыннан продайверлар белән алдан сөйләшүләр алып барылды. Провайдерлар, аерым хак алмыйча, Интернетның тизлеген арттырырга вәгъдә итте, - ди Нефтекама шәһәре мәгариф бүлеге җитәкчесе Рөстәм Уразаев.

Әлегә укучылар гына түгел, ата-аналар да мондый яңалыктан куркыбрак тора. Ә менә чыгарылыш сыйныф укучылары, бу ничек кенә сәер яңгырамасын, карантинга да, мондый яңалыкка да шат. Безнең БДИдан сайлаган предметлар буенча үзаллы шөгыльләнергә вакытыбыз күбрәк кала, ди алар.

Ничек кенә булмасын, замана яңалыгы - дистанцион укулар башлана. Алай гына түгел, йөзү, футбол, карате һәм башка бик күп түгәрәкләр буенча да бүгеннән онлайн-дәресләр старт ала. Үзе үк физик активлыкны күз уңында тоткан түгәрәкләрне компьютер экраны алдында үткәрү ничек булыр - әлегә монысын аңлау читен. Шулай да мондый "шөгыльләнүләр" озакка бармас, озакламый барысы да үз җаена кайтыр, дип өмет итик.


Читайте нас