+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
9 апрель 2020, 12:46

Дин коронавируска каршы!

Краснокама һәм Калтасы районнарында тәре йөртелде.

Дөньяда коронавирус таралганнан-тарала бара, бу хәлгә битараф калган бер генә кеше дә юк. Шул исәптән дин әһелләре дә.
Кичә Краснокама һәм Калтасы районнарында бу яман вируска каршы тәре йөртү үтте. Ул Калтасы районы Кутерем бистәсеннән алып, Кама буена кадар, шулай ук Краснокама районы Раздолье авылыннан Ташкин авылына кадәр - алты таҗлы тәре маршруты буенча барды. Аны Нефтекама епархиясе сәркатибе протоиерей Алексей Тихонов үткәрде.
Карантин булуын исәпкә алып, тәре йөрү машина белән үткәрелде. Дин әһелләре тукталышларда туктап, изге тәреләрне чыгарып, гыйбадәт кылды.
Бу вакытта Нефтекама һәм Николо-Березовка чиркәүләрендәге кыңгыраулар телгә килде.
Дин әһелләре, илгә нинди кайгы килсә дә, гыйбадәт кылганнар, Ходайдан сораганнар. Бу юлы да алар күргән чаралар нәтиҗәсез калмас, дип ышаныйк.

Фото: Гөлнара Гыйлемханова.
Читайте нас