Нефтекама дәүләт филармониясе артистлары карантин вакытында да тамашачылар белән саубуллашмый, алар онлайн-режимда концерт бирә. Нефтекамалылар һәм республика халкы башкорт, татар, мари төркемнәренең концертын карый, яраткан артистларын тыңлый ала. Без инде гаиләбез белән Иршат Карачурин һәм Илгиз Миңнеәхмәтовның «Шерше ля фам», Раисия Исенбаеваның «Моей души серебряные крылья…» концертларын, шулай ук Розалия һәм Азат Карачуриннар, Чулпан Гафурҗанова, Илнур Мөфтахов, Нәфис Нигамәев чыгышларны яратып карадык, башкаларга да тәкъдим итәбез.
Шулай ук бию яратучыларга "Түнгәүер" бию ансамбле җитәкчеләре, биючеләре бию буенча онлайн-дәрес бирә.
Кыскасы, артистлар вакытны бушка үткәрми, үз өстендә дә эшли, тамашачыларның да күңелен күтәрә. Аларның һәр чыгышы: "Без сезнең белән бергә. Зинһар өчен өйләрегездән чыкмагыз, үзегезне саклагыз! - дип тәмамлана.
Фото: Гөлнара Гыйлемханова.