Хәвефсезлек турында онытмыйк.
“Башкортстан” милли паркы хезмәткәрләре аюлар гаиләсенә тап булган. Ана аю ике сабые белән Нөгеш елгасының сул як ярындагы калкулык итәгендә йөргән булган.
Егерьлар сөйләвенчә, аюлар әле яңа гына йокыдан уяна башлаган. Кешеләр өчен алар куркыныч тудырмый, чөнки урманда әле азык җитәрлек. Аюларның торак пунктлардан еракта яшәве дә мәгълүм.
Ничек кенә булмасын, кыргый җәнлекләр яңа гына йокыдан уяна һәм алар ачулы булырга мөмкин. Шуңа урманга барган чакта хәвефсезлек кагыйдәләре турында онытырга ярамый.