Моңа охшаш хәлләр күпләрне уйланырга мәҗбүр итте
Соңгы елларда муллыкта, байлыкта тыныч кына яшәгән җирдән күзгә күренмәгән дошман — коронавирус барлык кешелеккә һөҗүм итте. Кешеләр күңелен борчылу, билгесезлек биләп алды. Моның сәбәбен мәгълүматның күплегеннән дә күрергә буладыр.
Хәзер һәр кешенең кулында телефон, ә инде ул Интернетка тоташтырылган булса, һәр мәгълүматны белеп, табып була. Бигрәк тә Ватсапп кушымтасындагы хәбәрләр бер телефоннан икенчесенә “оча” гына. Ә анда коронавирус хакында нинди генә хәбәр юк! Күпләр бу чирне йоктырмас, яки савыгу өчен тәкъдим ителгән рецептларны бер-бер артлы җибәрә. Сүз дә юк, “Сакланганны Ходай саклармын”, дигән. Кызганыч, берәүнең уйламыйча әйткән, язган сүзенә ышанып, үз йөзеңне югалту очраклары да күбәйде.
Баштагы мәлләрдә ярмалар, тоз, бәдрәф кәгазе, көндәлек кирәк яраклар күпләп сатып алынды һәм, нәтиҗәдә, кибет киштәләре беразга бушап та торды. Аннан соң кер сабынына чират җитте. Халык хуҗалык кибетләренә ябырылды, чөнки аның зарарсызландыру үзенчәлегенә ия булуы һәм нәкъ шушы сабын гына коронавирус таякчыкларын үтерә ала, дигән видеоязма әлеге дә баягы Ватсаппта “йөрде”.
Соңгы көннәрдә чәй содасы, яшел чәйнең файдасы турындагы мәгълүмат та телефоннан телефонга “йөри”. Тәкъдим ителгән чараларның, бәлки, файдасы да бардыр. Тик илгә афәт янаганда да кемнәрдер баеп, үз кесәләрен тутырып калырга тырыша. Мәсәлән, кибет киштәләреннән имбирь юкка чыкты һәм базарда сату итүчеләрдә һәм кайбер кибетләрдә аның бер килограммы бәясе 4-5 мең сумга кадәр күтәрелде. Әлеге дә баягы мәгълүматның күплеге дә моңа сәбәпче булды, чөнки Интернет челтәрендә коронавирустан саклану рецептлары арасында имбирьне мактаучы видеоролик таралды.
Халык үз-үзен сакларга омтыла. Ни дисәң дә, берничә көн эчендә, әле бу вәзгыять болай ук катлаулы чорга кергәнче, даруханәләрдә битлекләр сатылып бетте, булганнарының янә хакы артты. Аларны сатып алып булмагач, күпләр аны үзләре тегәргә булды. Хәтта халыкта анекдот та туды: “Ике бүлмәле фатирымны дүрт битлеккә алмашам”...
Даруханәләрдә йогышсызландыру чаралары өчен кулланырдай, составында спирт булган бернинди дә препарат табып булмый, аларны күпләп сатып алып бетергәннәр. Шулай ук, беренче ярдәм күрсәтердәй гади генә даруларны да табу авырлашты...
Менә шулай, җәмәгать, уйланырга урын бар. Тик, шулай да, коткыга бирелмичә, бу сынауны сабыр гына үткәреп җибәрә алсак иде.
Зөһрә ИСЛАМОВА.