+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
11 апрель 2020, 13:25

Коронавирусны уйлап табучы тотылган

Ул аның өчен Кытайдан 1,5 миллион доллар акча алган.

Ул аның өчен Кытайдан 1,5 миллион доллар акча алган.
Америка Юстиция министрлыгы Covid-19 вирусын уйлап табучыны кулга алу турында рәсми гариза белән чыкты.
WCVB телеканалы Гарвард университетының химия һәм биология бүлеге башлыгы, доктор Чарльз Либер (АКШ) Кытай Халык Республикасына коронавирусның яңа төрен тапшыра алган, дип белдергән Америка чиновниклары чыгышын трансляцияләгән. АКШ Юстиция министрлыгында нәкъ аның Covid-19ны өйрәнү буенча Ухань университеты белән бәйләнештә булуын ачыклаганнар. Галимне Гарвардта (АКШ) кабинетында ук кулга алалар.
Америка хакимиятләре яңа төр коронавирус инфекциясе барлыкка килү һәм таралу турындагы эш буенча тикшерү башлануы хакында игълан итте.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, доктор Чарльз Либер коронавирус буенча үзенең фәнни хезмәтләре өчен, гомумән алганда, 1 ел эшләү дәверендә, 1,5 миллион доллар акча алган. Галим АКШның Дәүләт сәламәтлек институты, Гарвард, Бостон университетлары грантларына ия булган.
Әмма хокук сакчыларының игътибарын Либерның Кытайдан даими акча траншлары алуы җәлеп иткән.
Фото: news.sarbc.ru
Читайте нас