+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
11 апрель 2020, 10:30

"Рәхмәт сезгә, җитәкчеләребез!"

Дүртөйле шәһәрендә яшәүче бер ханым шәһәр, республика һәм гомумән ил җитәкчеләренең көйле эшенә уңай бәя биргән.

Дүртөйле шәһәрендә яшәүче бер ханым шәһәр, республика һәм гомумән ил җитәкчеләренең көйле эшенә уңай бәя биргән.

Үзенең мөрәҗәгатендә ул безнең дәүләт җитәкчеләренә сабыр, фидакарь хезмәтләре, бу катлаулы чорда халык турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерә. "Рәхмәт сезгә, Владимир Владимирович, Радий Фәритович һәм Риф Сәгъдәтуллович!",- диелә хатта, аның тулы текстын без түбәндә бастырабыз.

Ачык хат

Русия Президенты Владимир Владимирович Путинга, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка һәм БР Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповка.

Пенсионерлар һәм шәхсән үз исемемнән дәүләтебезнең тирән ихтирамга лаек җитәкчеләренә аларның сабыр, фидакарь хезмәтләре, безне кайгыртулары өчен зур рәхмәтемне җиткерәм.

Аларның иң беренче гамәлләре: "65 яшьтән узганнар, өйдә утырыгыз. Сез безгә бик кирәк", дигән сүзләр булды.

Бу сүзләр мине бик нык дулкынландырды һәм өстәмә импульс, көч, киләчәккә ышаныч бирде.

Илнең бөтен икътисады каза күргәндә, күп кенә проблемаларны хәл итүгә зур акчалар тотыла, дәүләт башлыкларыбыз өлкән буын үзләрен онытылган, кирәкмәгән дип тоймасын өчен өстәмә көч һәм акча сарыф итә.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан, артык мәшәкатьле чор булуга карамастан, илебез бу авырлыкны да – "коронавирус"ны да җиңәрбез, дигән өмет белән яши.

Әлеге җитәкчеләр белән без барлык кыенлыкларны да җиңәчәкбез! Беренче тапкыр түгел!

Күп гасырлык дуслык җепләре бәйләгән 200 милләттән торган халкыбыз белән без аңа каршы тора алачакбыз!

Рәхмәт сезгә, Владимир Владимирович, Радий Фәритович һәм Риф Сәгъдәтуллович! Озын гомер, сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт телим сезгә!

Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә яшәүче, Русия Федерациясененең атказанган филологы, "Дулкын" әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Халыкара урыс телен өйрәнү академиясенең гамәли әгъзасы, Русия Язучылар берлеге әгъзасы - Мөхәммәтова Зилә Хәкимҗан кызы, 74 яшьлек пенсионер.

Фото: pixabay.com
Читайте нас