Бүгенге авыр вакытта кулыннан килгән һәркем булдыралганча башкаларга ярдәм итәргә тырыша. Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Рәмзил Низаметдинов та Яңавыл районында льготалы категориягә караган балаларга ярдәм кулы сузды. Ул аларга өч тоннага якын кыяр кайтарды, яшелчә балаларны тукландыру буенча 24 ноктага таратылган.
Комбинат директоры Данил Мухаев әйтүенчә, аз керемле, күпбалалы, авыр тормыш хәлендә калган, сәламәтлеге чикле балалар тәрбияләнгән 854 гаиләгә ярдәм күрсәтелде.
Авыр вакытта башкаларга ярдәм иткән эшкуарларга, депутатларга рәхмәт, яхшылык җирдә ятып калмый, меңе белән үзләренә кире әйләнеп кайтсын.