+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
14 апрель 2020, 07:15

Башларында пакет, үзләре ыштансыз...

Салаватта яшәүчеләр гадәттән тыш вакыйганың шаһиты булган: башларына пакет кидерелгән һәм җилкәләренә покрышка салынган ике ир-егет урам буйлап йөгереп йөргән.

Салаватта яшәүчеләр гадәттән тыш вакыйганың шаһиты булган: башларына пакет кидерелгән һәм җилкәләренә покрышка салынган ике ир-егет урам буйлап йөгереп йөргән.

Моннан тыш, аларның куллары арттан бәйләнеп куелган. Шул рәвешле урындагы кеше бакча өендә тоткан каракларны җәзага тартырга карар иткән икән. Фото һәм видеоны шаһитлар социаль челтәрләрдә бастырган.

Видеода ирләрнең башына пакет кидерелгән һәм җилкәләренә покрышка салынган күренешне күрергә була. Шулай ук, пакетка "карак" дип тә язылып куелган. Җитмәсә, чалбарлары да юк аларның.

Видео авторы ирләрдән башкача җинаять эше белән шөгыльләнмәүләрен сорый. Әлбәттә, ир-егетләр башкача мондый гамәлләрне кылмаска сүз биргән.

Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан
Читайте нас