Заманча технологияләр белән җиһазландырылган теплицада кул көче кулланылмый да диярлек, бүген биредә 13 кеше көч сала. Су сибү автоматлаштырылган. Кышкы айларда, үсентеләргә яктылык җитмәгәндә, биредә 600 ваттлы 160 лампа яктылык чыганагы булып тора. Бүген инде түшәмгә кадәр үрмәләгән үсентеләр кояш яктысында иркәләнә.
— Быел бигрәк тә әйбәт булды, кояш җылыта, якты, үсентеләргә нәкъ шул кирәк тә инде! — ди Әлфидә ханым.
Теплицаны газ калориферлары җылыта, дымлылык, җылылык, яктылыкны компьютер тикшерә, берәрсе тиешле күләмдә булмаса, ул шундук сигнал бирә һәм җитешсезлекләр бетерелә.
— Яшелчәләрнең сыйфаты югары, бернинди химия юк, чөнки без химия түгел, ә ашлама гына кертәбез. Үзебез дә ашыйбыз, халыкка тәкъдим итәргә дә курыкмыйбыз. Хакларны да, чагыштырмача, арзан куйдык, — ди директор Эльхан Мөхүббәт улы.
Теплицада Нефтекама шәһәренең заказы буенча чәчәк үсентеләре дә утыртканнар, алар инде баш төртеп, үсеп килә. Соңрак чәчеләселәрен без барганда Эльхан Мөхүббәт улы үзе олы тартмаларга чәчеп йөри иде.
— Чәчәк орлыкларын заказ белән Мәскәүдән кайтарабыз, Нидерланды орлыкларының чыгышы яхшы, — ди ул, туфракка орлыкларны салып. Җылыда бер-ике көндә төртеп чыга алар. Май бәйрәмнәренә чәчәк атып, матур булып утырырга өлгертергә кирәк.
— Кыярларның беренче партиясен гыйнварда утыртабыз, февраль азакларыннан июньгә кадәр алар уңыш бирә. Июль башында икенче партияне утыртабыз, алары исә халыкта үз бакчасындагы кыярлар бетә төшкәч, августтан ноябрьгә кадәр уңыш бирә. Декабрьдә теплицаларны җыештыру, эшкәртү белән мәшгульбез. Гыйнварда инде яңадан чәчәбез. Шулай ел әйләнәсенә, — дип эш тәртибе белән таныштыра Әлфидә Мәкъсүтова.
Ул биредә тырышып эшләүче Ульяна Байгилдина, Рина Бәйрәмова, Ралина Әлмиева, Галина Искәндәрова, Лилиана Тимергазинаны мактап телгә алды.
— Хезмәткәрләр күңел биреп, яратып эшли. Үсентеләр белән башкача мөмкин дә түгел, шушы яшел дөньяга килеп кергәч тә күңелләр күтәрелеп китә, — ди Әлфидә ханым.
Кызларның һәрберсендә — озынлыгы йөз метрга сузылган, киңлеге ун метрлык берәр теплица. Меңнәрчә төп кыяр үсентесенең сәламәтлеге, уңдырышлылыгы алар кулында. Шуңа да алар үсентеләрне бала кебек тәрбияли.
Бүген, импорт продуктларын киметүгә басым ясаганда, әлеге оешма зур социаль әһәмияткә ия. Беренчедән, халык экологик яктан чиста һәм арзан яшелчәләр белән тәэмин ителә, икенчедән, бүгенге икътисади яктан җиңел булмаган шартларда эш урыннары булдыру да мөһим социаль әһәмияткә ия.
— Газга, җылылык чыганагына дәүләт дотациясе булса, мәйданнарны тагы да киңәйтеп, продукцияне арттырып булыр иде. Югыйсә, газның, электр энергиясенең кыйммәтлеге бәкәлгә суга, — ди эшкуар Эльхам Гасанов.
Халыкны ашлы, эшле иткән “Сабантуй” җәмгыяте җитәкчелеге шул очракта өстәмә эш урыннары булдыру мөмкин-леге барлыгын да белдерә.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.
Краснокама районы.