+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
14 апрель 2020, 11:45

Тәгәрмәчләрне җәйгегә алыштырырга ашыкмагыз!

Бүген Уфа - Инҗәр - Белорет юлындагы куркыныч авариядә 57 яшьлек ир һәлак булган.

Бүген Уфа - Инҗәр - Белорет юлындагы куркыныч авариядә 57 яшьлек ир һәлак булган.

Төбәк дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, һәлакәт Уфа - Инҗәр - Белорет автомобиль юлының 175нче чакрымында иртәнге сәгать 10да булган.

Трассада «Лада Гранта» һәм йөк машинасы бәрелешкәннәр. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль водителе шул урында һәлак булган. Арытаба аның карлы юлдан җәйге тәгәрмәчләрдә китеп барганлыгы ачыкланган.

Әлеге вакытта авария урынында полиция һәм башка хезмәтләр эшли. Авариянең сәбәпләре ачыклана.

Шулай ук, ЮХХДИ хезмәткәрләре водительләргә машина тәгәрмәчләрен җәйгегә алыштырырга ашыкмаска киңәш итә.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.
Читайте нас