Республика Башлыгының хатыны Каринэ Хәбирова Instagram сәхифәсендә үзенең яраткан китаплары исемлеген бастырган.
Эш шунда, бу хакта абунәчеләре актив рәвештә сораша башлаган.
«Сезнең өчен исемлекне бастырырга булдым. Бәлки кемгәдер кызыклы һәм файдалы булыр, ә бәлки миңа күңелегездәгене киңәш итәрсез», — дип яза Каринэ Хәбирова һәм яраткан китаплар исемлеген тәкъдим итә:
1. Бөтен А. Пушкин... Әкиятләр һәм шигырьләр... Могҗизалы сюжетлар. Тел байлыгы. Якты хисләр.
2. Михаил Булгаков һәм аның «Мастер һәм Маргарита»сы - ирем белән яраткан китапларыбызның берсе.
3. Гүзәл Яхина "Зөләйха күзләрен ача".
4. Бу ел эчендә мине берничә тапкыр ямансулыктан, уйланылмаган гамәлләрдән коткарып калган китап, рәхмәт һәм мәхәббәт белән тормышка карарга мәҗбүр иткән әсәр - бу Мостай Кәримнең «Тормыш мизгелләре».
5. Грегори Дэвид Робертс - «Шантарам». Катлаулы китап, бәлки барысына да ошамас...
6. "Сансара" - Сиддхартхи.
7. Дөньяга Остап Бендерны бүләк иткән Ильф һәм Петров.
8. Михаил Лермонтов һәм аның «Безнең заман герое».
9. Заманча беллетристика яратучыларга Борис Акунин бүләк иткән Эраст Фандорин маҗараларын уку мәҗбүри.
10. Һәм, әлбәттә инде, "Искиткеч кешеләр тормышы" дигән нәфис-биографик китаплар сериясе. Менә шунда һәркем үзе өчен кызыклы шәхесне табачак!
«Хәзер барысы өчен дә җиңел түгел. Әмма күп кенә бөек әсәрләр нәкъ менә үз-үзеңне изоляцияләү вакытында язылган", - дип сүзен тәмамлый Каринэ ханым.
Элегрәк Башкортстан Башлыгы социаль челтәрләргә язылучылар белән үз китапханәсендәге яңалыклар белән уртаклашкан иде. Республика җитәкчесе хәзерге вакытта нинди китап укырга кирәклеген сайлап алу кыенлашуын билгеләп үтте. Тәкъдим ителгән китаплар җыелмасыннан Радий Хәбировның тарих һәм психологиягә багышланган басмаларны өстен күрүе аңлашыла.
Фото: bashinform