+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
15 апрель 2020, 11:05

Умырзая бүләк итү нәрсәне аңлата?

Игътибар иткәнегез бармы, ир-егетләр умырзая чәчәкләрен кайбер очракта гына бүләк итә.

Игътибар иткәнегез бармы, ир-егетләр умырзая чәчәкләрен кайбер очракта гына бүләк итә.
Чәчәкләр бүләк итү - ир-егетләр башкарган иң матур күренешләрнең берсе, дип әйтү, артык булмас. Кайсы гына гүзәл зат мондый бүләккә битараф калсын? Һәр чәчәкнең үз аңлатмасы бар. Кызыл розалар - мәхәббәт символы булуын беләбез. Ә умырзая нәрсә аңлата соң? Яланнар шушы ап-ак чәчәкләргә күмелгән мизгелдә аның аңлатмасына да игътибар итик.
Бу ак чәчәкләр аны бүләк иткән кешенең чын һәм назлы тойгыларын күрсәтә. Ләкин бу бүләк ниндидер юашлыкны, әмма әлеге мәхәббәт саф, чиста булуын аңлата.
Әгәр дә ир-егет умырзая бүләк итсә, бу бары тик бер генә нәрсә турында сөйли - аның йөрәгендә беренче, ихлас һәм чын мәхәббәт уянган.
Фото: supersadovnic.ru
Читайте нас